Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртуга багышланган журналистларның квалификациясен күтәрү курслары оештырылачак

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Казан федераль университеты базасында массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен яктыртуга багышланган журналистларның квалификациясен күтәрү курслары оештырылачак.

Укулар 24 сентябрь, 1 һәм 15 октябрьләрдә Кремль урамы 35 йорт, 109 аудиториядә, шулай ук онлайн форматта узачак (тоташу өчен сылтама: https://zoom.us/j/8938112344)

Элемтә өчен: Башарова Инзилә Абударовна, тел.:8-904-712-01-47.

Барлык теләк белдерүчеләрне катнашырга чакырабыз!

КУШЫМТА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International