24 сентябрьдә, сәгать көндезге 11 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Идел буе халыкларының этник мәдәниятенә багышланган «Итиль» фестивале турында матбугат конференциясе булачак

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

24 сентябрьдә, сәгать көндезге 11 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Идел буе халыкларының этник мәдәниятенә багышланган «Итиль» фестивале турында матбугат конференциясе булачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Дарья Куракова катнаша.

2021 елның 25 сентябрендә «Казан» гаилә үзәге территориясендә (Сибгат
Хәким урамы,  4 нче йорт) Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Итиль» Идел буе халыкларының этник мәдәнияте фестивале ачылды.

Чара ике көн буена  көндезге 12 дән кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең төп сәхнәсендә кунакларны Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Башкортостаннан килгән артистлар катнашында музыкаль программа көтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең  онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең һәм барлык теләүчеләрнең сорауларны WhatsApp мессенджерында + 7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына җибәрүләрен сорыйбыз. Сорауларны шулай ук онлайн-видеога шәрехләүләрдә дә бирергә мөмкин булачак. ММЧ күрсәтүне үтенәбез.

ММЧ аккредитацияләү  pr@tatar-inform электрон почта адресы буенча булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International