9 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар телендә “Шамаил-арт” ислам сәнгате фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Иртәгә, 9 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар телендә “Шамаил-арт” ислам сәнгате фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, “Алиф” татар шамаиле һәм каллиграфиясе мастерлары ассоциациясе директоры Рөстәм Шәмсутов, каллиграф, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм каллиграф Айзат Минһаҗев катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтының татар версиясендә матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына алдан җибәрә алалар.

Сорауны шулай ук онлайн-видеога шәрехләүләрдә бирергә мөмкин. ММЧ күрсәтү  сорала.

ММЧ аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша гамәлгә ашырыла: pr@tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International