2 августта, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе була

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Дүшәмбе, 2 августта, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  матбугат конференциясе була.  Ул  өченче бала тугач бирелә торган  субсидия акчасын  (450 мең) социаль ипотека өчен түләү мөмкинлеге хакында булачак. Чарада “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов катнаша.

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы  сайтында матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.
ММЧ вәкилләре һәм барлык теләүчеләр сорауларны +7 (927) 037-91-10 номерына (WhatsApp мессенджеры) һәм электрон адреска (pr@tatar-inform.ru) җибәрә ала, шулай ук сорауларны онлайн-видеога комментарийларда бирергә мөмкин. ММЧны күрсәтү сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International