«Татмедиа» агентлыгы милли-мәдәни үзәкләрне матбугат өчен кызыклы булырга өйрәтәчәк

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

«Татмедиа» агентлыгы республиканың Милли-мәдәни үзәкләре өчен семинар уздырырга әзер булуын белдерде.

«Кирәк дип тапсагыз, без сезне пресс-релиз язарга, презентация әзерләргә өйрәтә алабыз», — диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында.

«Татарстан Республикасында 2014-2023 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы һәм Туган телләр елы уңаеннан үткәрелүче чараларга багышланган утырышта әлеге чараларны массакүләм матбугат чараларында яктырту турында да сүз барды.

Утырыш Татарстан халыклар дуслыгы йортында үтте. Биредә республикада төрле чаралар уздыручы Милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре дә бар иде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев җитәкләде.

«Без менә дигән итеп төрле чаралар уздырабыз. Ә журналистлар кызыксынмаган була. Мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешмаларының пресс-релизы никадәр „тәмлерәк“ була, никадәр кызыклырак итеп тасвирлана, чараның газеталарда һәм электрон матбугатта яктыртылу шансы зуррак», — диде Александр Терентьев.

«Бу семинарны уздырырга кирәк. Сез ниндидер чараны югары дәрәҗәдә үтте дип саныйсыз. Ә мәгълүмат аз чыккан була. Массакүләм матбугат чаралары яктырткан икән — сезнең чарагыз узган, ә ул беркая да яктыртылмаган икән — аның хакында катнашучылар гына белә», — дип нәтиҗә ясады ул.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов белдерүенчә, 2021 елның биш ае эчендә матбугатта милли сәясәт темасына багышланган 13 меңнән артык язма басылып чыккан. Бу үткән ел белән чагыштырганда биш тапкыр артык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International