Патриотик тәрбия темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсы башланды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады. 

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларын патриотик тәрбия бирү традицияләренә һәм актуаль бурычларына бәйле тематиканы төрле яклап яктыртуга стимуллаштыру. 

Конкурска түбәндәгеләр кабул ителә:

 * телевизион эшләр (телепрограммалар, махсус репортажлар, видеосюжетлар цикллары, документаль фильм);

* басма ММЧда басмалар, мәкаләләр сериясе,

* Интернет-басмаларда язмалар;

* радиоэшләр (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары).

Документлар пакеты  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2, 6 кат, 605 кабинет (матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге), почта яки электрон почта буенча: prtatmedia@mail.ru, «Россия патриоты» конкурсына» тамгасы белән 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 570-31-04. 

 

НИГЕЗЛӘМӘ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International