ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ЮНӘЛЕШТӘГЕ КОММЕРЦИЯЧЕЛ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ИҢ ЯХШЫ ЯКТЫРТУГА КОНКУРС

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма»;

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма».

Документлар 2020 елның 31 августына кадәр (бу датаны да кертеп) «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге) китереп тапшырыла, почта аша яки konkurs.nko2018@gmail.com электрон почтасы аша җибәрелә,  белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04 (Шакирова Регина).

Конкурска конкурс игълан ителгән көнгә кадәр (2020 елның 21 мартыннан алып 2021 елның 21 мартына кадәр) Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә конкурсның өстенлекле юнәлешләреннән берсе буенча чыгарылган эшләр кабул ителә (Нигезләмәдә күрсәтелгән). Конкурска массакүләм мәгълүмат чаралар редакциясеннән, аерым автордан, авторлар коллективыннан һәм төркеменнән, шулай ук башка юридик затлардан, шул исәптән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан иң күбе 10 эш кабул ителә.

НИГЕЗЛЭМЭ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТУГӘ РИЗАЛЫК

НИГЕЗЛӘМӘГӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА КАРАР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International