«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXIV Республика конкурсын игълан итә.
Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXIV Республика конкурсына» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.
Катнашырга чакырабыз!