«Китап» яңа милли радиостанциясе татарстанлыларга уңайлы заманча форматта татар халкының бай мирасын кабул итү мөмкинлеге бирә. Мондый фикерне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җиткерде.
«Яшьләр цифрлы дөньяда яши, телефон, гаджетлардан файдалана. Кызганыч, алар китапларны аз укый, шигырь, әдәбият белән аз кызыксына. Татарстан Президенты инициативасы белән яшьләр өчен татар халкының бай мәдәни мирасын уңайлы кабул итү турында карар кабул ителүе очраклы түгел», — диде Садыйков.
Генераль директор сүзләренчә, «Китап» радиосының 35 елга якын үз аудиториясе бар. AppStore һәм Google Playда радиостанция кушымталары эшли, аларны инде 13 меңгә якын йөкләп алганнар.
«Радиостанциянең радиотапшыру радиусы 50 километрга якын, ул Казанны һәм Татарстанның якындагы районнарын колачлый. „Китап“ студиясе „Татмедиа“ АҖ бинасында урнашкан, әдәби әсәрләрне яңгырату өчен станция хезмәткәрләре профессиональ актерларны җәлеп итә. Радионың баш мөхәррире - Татарстанда танылган медиаменеджер Алмаз Миргаязов», - дип ачыклык кертте Садыйков.
Әлегә «Китап» радиосында популяр булган заманча татар әдәбияты әсәрләре һәм шигырьләр яңгыраячак. «Вакыт узу белән, без 100-150 ел элек иҗат иткән татар классикларының әсәрләрен радио аша яңгыратырга планлаштырабыз, бу безнең киләчәккә юнәлешебез», — дип аңлатты «Татмедиа» АҖ җитәкчесе. Яңа радиостанциянең социаль челтәрләрдә үз интернет-сайты һәм төркеме барлыкка килде инде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген FM 98,6 ешлыгында «Китап» яңа радиостанциясе эшен башлап җибәргәнен анонслады.