20 ноябрьдә Казанда «Хрустальное перо» – «Бәллүр каләм» журналистлар конкурсына йомгак ясалды. Быел «Ел медиашәхесләре» номинациясендә җиңү Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка һәм республиканың кулланучылар хокукларын яклау хезмәте җитәкчесе Марина Патяшинага насыйп булды.
«Бу номинациядә җиңүчеләрнең ни өчен икәү булуын һәм җиңүнең нәкъ менә аларга бирелүен аңлатып торырга кирәкми. Агымдагы ел халыкның астыртын дошманга – короновируска каршы көрәш елы булып тарихка кереп калачагын тагын бер кат искә төшерик», — диде бу хакта конкурс комиссиясенең рәисе – Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев.
Сәламәтлек саклау оешмаларының бу көрәшнең алгы сафында булуы әлеге махсус номинациядә җиңүнең кемгә бирелүен хәл иткән дә инде.
Республика журналистлар конкурсы Татарстанда 1998 елдан бирле үткәрелә һәм бу өлкәдә иң абруйлы бәйгеләрдән санала.
Быел конкурста катнашучылар татар, рус, чуваш телләрендә 1453 эш тәкъдим итте. Гомуми приз фонды 440 мең сум иде. Гран-при иясе «Лада Гранта» автомобиленә ия булды.