«Бәллүр каләм» бәйгесенең иң яхшы журналистлары һәм редакцияләрен бүләкләделәр

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында иң яхшы журналистлар һәм редакцияләрне игълан иттеләр.

Буа районынының «Байрак» газетасы, «Сөембикә» журналы «Иң яхшы редакция» номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Иң яхшы журналист дип «Татарстан» ДТРК Диана Василова һәм «Казанские ведомости» газетасы хәбәрчесе Ольга Иванычева игълан ителде.

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны иң куркыныч һөнәрләр рәтенә кертте. «Сез һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Сезнең сүз халык кәефендә чагылыш таба. Журналистның эше җиңел түгел. Халыкның мәгълүматка ихтыяҗы зур. Фидакарь хезмәтегезгә рәхмәт. Профессионализм һәрвакыт югары баскычта», — диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International