«Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең булды

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең кеше булды, әлеге канал Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында популяр булып кала. Каналда көн саен бөтен республика халкына кагылышлы кырыкка якын хәбәр чыга.

«Моны „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгы һәм „ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең республика районнарындагы барлык редакцияләренең яңалыкларыннан башка эшләү мөмкин булмавы аермачык. Без республикада иң оператив булырга тырышабыз, бигрәк тә халыкка коронавирус вазгыяте турында мәгълүмат бирү буенча — моның белән кызыксыналар һәм каналга яңа язылучылар өстәлә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов. 

Узган өч атнада «Татмедиа» телеграм-каналы ике тапкыр Татарстанда иң күзәтелә торган канал булды. Иң күп карала торган постлар 20 меңгә кадәр карау җыя.

«Татмедиа» телеграм-каналы 2019 елның августында ачылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International