«Татмедиа» фотокүргәзмәсендә Казан халкының пандемия вакытындагы тормышы сурәтләнә

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген «Татмедиа» галереясында «Беренче дулкын. Өметләр, куркулар, хис-тойгылар» дигән күргәзмә ачыла. Анда коронавирус пандемиясе вакытында «Татар-информ» агентлыгы фотографлары төшергән фотолар тәкъдим ителәчәк.

 

Фотоларда пандемия башлангач һәм үзизоляция режимы кертелгәннән соң Казандагы тормыш (бушап калган урамнар, авырулар белән тулган хастаханәләр, табиблар, химик-технологлар, полицейскийлар һәм волонтерларның көндәлек тормышы) чагылыш тапкан.

 

Күргәзмә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш һәм республика халкын авырудан саклау буенча Татарстан Хөкүмәтенең бердәм эш итүен һәм кешелек сыйфатларының иң яхшы чагылышларын күрергә мөмкинлек бирә.

 

Экспозициянең максаты – инфекция белән көрәшүче һәркемгә рәхмәт белдерү һәм әлеге катлаулы чорда татарстанлыларның «өмет, курку, хис-тойгыларын» тамашачыларга җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International