Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» темасына республика конкурсы турында

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, «Татмедиа» республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге ярдәмендә, 2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» дигән темага республика конкурсын үткәрергә планлаштыра.

Анда катнашу өчен барлык республика массакүләм мәгълүмат чаралары: басма матбугат чаралары, челтәрле басмалар, телеканаллар, радиоканаллар чакырыла. ММЧның һәр төре өчен аерым номинацияләр каралган. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу темаларын яктыртучы блогерлар, гражданлык җәмгыяте вәкилләре чакырыла.

Конкурс номинацияләре:

- «Массакүләм мәгълүмат чараларында тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча иң яхшы аналитик материал»;

- «Телевидениедә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча иң яхшы аналитик материал»;

- «Радиода тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча иң яхшы аналитик материал»;

- «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә массакүләм мәгълүмат чараларында тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча иң яхшы аналитик материал;

- «Социаль медиа өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча иң яхшы мәгълүмати материал»;

- «Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу буенча мәкаләләр (сюжетлар, радио тапшырулар) циклы».

      Гариза бирүче берничә номинациягә гариза тапшыра ала.    Гаризалар карау өчен Оештыру комитетына 2020 елның 1 декабреннән 20 декабренә кадәр тапшырыла. Конкурс нәтиҗәләре 2021 елның I кварталында Дәүләт комитеты эшчәнлегенең 2020 елгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында ясалачак.

      Конкурс турында тулы мәгълүмат Дәүләт комитетының  сайтында.

     Нигезләмә: https://kt.tatarstan.ru/respublikanskom-konkurse-sredi-predstaviteley.htm?pub_id=2528930

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International