Ханты-Мансийск делегациясе «Татмедиа» медиамәктәбе эше принциплары белән танышты

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра делегациясе губернаторның беренче урынбасары Алексей Шипилов җитәкчелегендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте эшендәге үзгәрешләр белән танышты. Аерым алганда, кунакларга быел оештырылган медиамәктәп турында сөйләделәр.

Ханты-Мансийск автономияле округы делегатларын Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстан медиатармагының башка вәкилләре каршы алды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры кунакларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эше һәм медиамәктәпне эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте. 2020 елда дүрт зур мастер-класс узды. Җәен холдингның барлык район басмалары редакцияләре өчен case-study уздырылган. Атна саен онлайн-семинарлар үткәрелә, аларда катнашучылар агымдагы эш практикасын анализлый. Мәктәп эшендә 60 редакция һәм 500дән артык «Татмедиа» хезмәткәре катнашкан.

Белем бирү циклы төрле интернет-платформалар белән эшләүнең база күнекмәләренә өйрәтүне, үз контентын булдыру күнекмәләрен һәм аны дистрибуцияләү ысулларын үстерүне үз эченә ала. Медиамәктәп журналистларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән. Ул шулай ук аларның хезмәтен тест ярдәмендә бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге һәм булачак иҗади хезмәткәрләр бу курслар аша узачак, диде Шамил Садыйков.

Моннан тыш, кунаклар «Татмедиа»да оештырылган балалар медиамәктәбенең онлайн-дәресендә булды. Шунда ук алар интерактив һәм мультимедияле булган «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары эшенең яңа форматлары белән танышты.

Моннан тыш, Ханты-Мансийск округы вәкилләренә «Татмедиа» җәмгыятенең онлайн-басмалары эшенең яңа системасы турында сөйләделәр. Беренче нәтиҗәләр: медиахолдинг сайтларына трафик бер елда 50 процентка үсте, ә аларның социаль челтәрләрдә язылучылары саны 2,2 миллионга җитте. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International