Татар матбугаты Казандагы 100дән артык киоскта иң күренә торган урында сатыла башлады

2020 елның 26 июне, җомга

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Казанда газета-журналлар киосклары белән махсус килешү төзеп, татар матбугатын киоск киштәләрендә иң күренә торган урында сатуга иреште. 

Киосклар тотучы өч компания — «Агентство торговли», «Мир Прессы Казань» (DAILY киосклары) һәм ИП Мельников белән килешү төзелде, алар шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан 101 киоскны үз эченә ала. 

«Татар газета-журналлары киоскларда башка басмалар астында күмелеп калмасын өчен махсус шартлар булдырдык. Хәзер алар сатып алучыларга 100% дәрәҗәдә күренә — карап, сайлап алырга мөмкинлек бар. Кайбер сәүдә нокталарында „Татмедиа“ басмалары өчен аерым киштәләр куелды. Моңа кадәр киоскларга куелмаган басмалар да сатуга чыкты», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Казан киоскларында «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй», «Безнең мирас», «Идел», «Казань», «Татарстан» журналлары, «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталарын сатып алырга була. 

Якын арада басма матбугат Татарстан районнарындагы сәүдә нокталарында да сатыла башлаячак. 

Моннан тыш, Казанда 10 урында — «Татмедиа» бинасы, Республика клиник хастаханәсе, Ветераннар госпитале, Татарстан Хөкүмәт йортында, шулай ук «Тукай мәйданы», «Имәнлек», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Җиңү проспекты», «Төньяк вокзал» метро станцияләрендә басма матбугат сатучы вендинг аппаратлары да эшләп килә. Быел апрель аенда газета-журнал сатучы аппаратларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да сынап күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International