Татарстанда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» фотобәйгесе башланды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр.

НИГЕЗЛӘМӘ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International