Иминлек темасына бөтенроссия журналистлар конкурсы

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Иминлек культурасы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләренә уңай иҗтимагый фикер тудыру, хезмәт урынында имгәнүләрне кисәтү һәм хезмәткәрләрнең сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы иминлек темасына багышланган бөтенроссия  журналистлар конкурсы үткәрә. Конкурс 2020 елның 20 маенда башланды.

Конкурсның приз фонды 2 млн сум тәшкил итә. Конкурста агымдагы елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр эшләре дөнья күргән журналистлар, цифрлы медиа хезмәткәрләре, блогерлар һәм фотографлар катнаша ала.

Конкурс 4 номинациядә уздырыла:

  • «Иң яхшы телевизион эш» (программа, репортаж, интервью, аналитик программа, документаль фильм);
  • «Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал» (статья, репортаж, интервью);
  • «Цифрлы медиада иң яхшы материал» (статья, репортаж, интервью);
  • «Иң яхшы фотография».

Конкурсның төп темалары:

  • «Хезмәтне саклау һәм хезмәт урынында иминлек өлкәсендә инновацияләр һәм  IT»;
  • «Сәнәгать иминлеге»;
  • «Экологик иминлек»;
  • «Янгын куркынычсызлыгы»;
  • «Имин хезмәт культурасы»;
  • «Индивидуаль саклану чараларын производствода һәм көндәлек тормышта куллану».

Тулырак мәгълүмат конкурс сайтында урнаштырылган: http://biot-expo.ru/konkurs

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International