«МедиаТЭК» гомумроссия конкурсы

2020 елның 9 июне, сишәмбе

2020 елның 13 – 16 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы узачак.

РЭА форумы кысаларында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең һәм төбәк администрацияләренең матбугат хезмәтләре өчен бишенче гомумроссия «МедиаТЭК» конкурсын оештыра. Конкурс региональ һәм федераль дәрәҗәдә үткәрелә. 

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 июленә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән яисә гамәлгә ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК» конкурсының региональ этабында катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен 2020 елның 8 июненнән 27 июленә кадәр сканер аша чыгарылган форматта («pdf»  формат) электрон документ рәвешендә Iskander.Salihov@tatar.ru адресына билгеләнгән рәвештә әзерләнгән гариза җибәрергә кирәк.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабын үткәрү турындагы нигезләмә белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2019.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International