Коронавирустан зыян күргән медиатармакка ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 5 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият-полиграфия оешмалары һәм типографияләре вәкилләре катнашында, коронавирустан  зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелгән медиатармакка ярдәм чаралары хакында киңәшмә узды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырды. Анда онлайн форматта Татарстан Республикасының икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.С. Сәлимгәрәев, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары И.В. Козачек, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  министрының беренче урынбасары А.И. Галиев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты директоры урынбасары Е.Ю. Шулина, Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаментының кече һәм урта эшкуарлыкны инфраструктур үстерү бүлеге башлыгы Т.Р.Закиров, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» директоры Т.Ф. Темиргалиев, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе директоры А.Р. Салихов, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» җитәкчесе Т.А. Гомәров катнашты.

Zoom платформасында оештырылган киңәшмәдә Татарстан ММЧ һәм нәшриятларыннан 60 тан артык вәкил катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International