Татарстанның Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта онлайн-конференция барышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
«Без сезнең белән бергә әлеге категориядә федераль үзәк буенча ничек эшләячәгебезне караячакбыз. Без сезне ишеттек, бу мәсьәләне эшләп бетерәчәкбез», — диде министр.
Эшмәкәрләр проблемасы турында «Сәүдә агентлыгы» компаниясе җитәкчесе Зөфәр Хәкимҗанов әйтте. Ул басма продукцияне таратучыларның дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә алмавын сөйләде.
Россия массакүләм мәгълүмат чаралары Covid-19дан зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелде.