Татарстанның күренекле рәссамнары «Татмедиа» фотостудиясен бизәде

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» фотостудиясен бизәү өчен, Татарстанның танылган рәссамнары килеп, буяу эшенә кереште. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, агентлыкның фоторәссамы Рамил Гали сөйләде.

«Әлеге фотостудия „Татмедиа“ да чыга торган журналларның тышлыкларына фотолар төшерү өчен каралган. „Сөембикә“, „Идел“, „Татарстан“, „Ялкын“, „Сабантуй“, „Салават күпере“ һ.б. журналларга ялтыравыклы тышлыклар ясаячакбыз. Соңгы арада „Татмедиа“ АҖ генераль директоры Шамил Садыйков инициативасы белән журнал тышлыкларының сыйфаты яхшырды. Нәкъ шуның өчен бу фотостудия ачылды да», — диде ул.

Биредә фотографларның квалификациясен күтәрү максатыннан мастер-класслар үткәрәчәкләр. «Иҗади түгәрәк өстәлләр булуы да көтелә. Фотостудияне бизәү өчен Татарстанның күренекле рәссамнары җәлеп ителде, алар безгә иҗади зоналарны булдырырга ярдәм итә», — дип сөйләде фоторәссам.

Рамил Гали сүзләренчә, журналларның дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү төп бурыч булып тора. «Чөнки „Татмедиа“ да чыга торган журналлар — Татарстанның йөзе. Журналларыбыз киштәләрдә торганда Россия һәм чит ил журналлары белән көндәш була алырлык дәрәҗәгә җитсен иде», — ди Рамил Гали.

Фоторәссам Лана Мусина-Медвецкая Татарстан халкы якты төсләрне ярата дип саный. «Гадәттә, фоторәссамнар сары төсне кулланмый, ләкин без куркып тормадык, чөнки әлеге төс халкыбызның традицияләрендә чагыла. Безнең өчен дә ул кызыклы эксперимент. Бу очракта без киндергә түгел, ә диварга рәсем ясыйбыз. Буяулар әлегә абстракт булып күренсә дә, һәр рәссам үз өлешен кертә», — диде ул.

Иҗат кешеләре биредә аерым атмосфера ясарга тели. «Кәеф картинасын булдырасыбыз килә. Рәсемнәрне музей рәссамнары төшерә, аларның эшләре чит илләрдә югары бәяләнгән. Шул ук Әлфрид Шәймәрданов, Ирек Мусин, Таһир Ташевны алыйк — алар дөньякүләм танылган рәссамнарыбыз», — диде Лана Мусина-Медвецкая.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International