Эдуард Хәйруллин ТАССР юбилеена китап чыгарды

27 май 2020 ел., чәршәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган китап чыгарды.

 «Дуслар, менә әле генә «табадан төшкән»  “Татарстан 100: прежде и теперь“ басмасы. Без тарих һәм  бүгенге көн белән мавыккан туган якны өйрәнүче, тарихчы галимнәр, фотографлар, дизайнерлар белән бергәләп, узган гасырның 20 нче елларындагы тормыш белән бүгенгесен чагыштырдык», – дип язды ул үзенең «Новая Тартария»  YouTube-каналында.

Архив мәгълүматларын табуда һәм материалларны әзерләүдә авторга Казанда яшәүче туган якны өйрәнүче Лев Жаржевский ярдәм иткән.

Каналда Татарстан тарихының аерым вакыйгалары турында роликлар урнаштырылачак. Беренче чыгарылыш Татарстан АССР төзелүгә һәм аны төзүчеләргә багышланган. Ә 25 июньдә ТАССР Хөкүмәте төзелү турындагы видео дөнья күрәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International