Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары – республикадагы вакыйгаларны дөрес һәм гадел яктыртып бара торган профессиональ структура. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавында бу хакта аеруча ассызыклады.
«Хакимият үзе кабул иткән карарларына карата халыкның мөнәсәбәтен белергә тиеш. Кайчагында без мәсьәләне тулысынча уйлап бетермәвебезне аңлыйбыз. Матбугат – мәгълүмат структурасы гына түгел, халыкның мөнәсәбәтен белдерүче система да. Бүген, социаль челтәрләр күп булган заманда гражданнарга дөрес мәгълүмат җиткерә торган объектив һөнәри структура булырга тиеш», – диде Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Матбугат көне 1998 елдан бирле беренче татар газетасы «Нур»ның беренче саны басылган көнне билгеләп үтелә. Беренче татар матбугатының гамәлгә куючысы, мөхәррире һәм нәшире – атаклы мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе Гатаулла Баязитов.