Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат чараларын аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кертергә тәкъдим итте

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирусы таралудан зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Бу хакта республика җитәкчесе Россия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусовка мөрәҗәгать юллады. Документ күчермәсе «Татар-информ» карамагында бар.

ТР Президенты үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары реклама базары күләмнәренең кискен кимүе шартларында эшли. Матбугат басмаларын сату күләме дә кискен кимегән.

«Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары керемнәренең кискен кимүе аларның эшчәнлеген туктатып торуга һәм хәтта эшчәнлекләре гомумән тукталуга китерергә мөмкин. Бу гражданнарның мәгълүмат белән тәэмин ителеше начарлануга китерәчәк, хакимият органнарын халык белән аралашуның нәтиҗәле каналларыннан мәхрүм итәчәк, бу иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкка һәм куркынычсызлыкка йогынты ясарга мөмкин», – диде ул.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Президенты Россия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручыдан «массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге өлкәсен Covid-19 таралу нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлегенә кертү мөмкинлеген карауны» сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International