«Идел-Пресс»та гомуми стажы 126 еллык Белоглазов-Романовлар династиясе хөрмәтләнде

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген Халыкара Гаилә көнендә «Идел-Пресс» полиграфия предприятиесендә Белоглазов-Романовлар династиясе хөрмәтләнде. Гаиләләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Идел-Пресс» полиграфия комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров тәбрикләде.

Династиянең гомуми стажы 126 ел. Барлыгы дүрт гаилә «Идел-Пресс»та хезмәт итә. «Хезмәтегез өчен рәхмәт. Предприятиегә тугры булган мондый династияләр күбрәк булуын телибез», — дип котлады Айдар Сәлимгәрәев.

Предприятиегә иң беренче булып, Антонина Белоглазова 1973 елда килгән була. Аның балалары Наталья Романова 1988 елда һәм Николай Белоглазов 1992 елда биредә эшли башлый. Аннары аларның балаларының гаиләләре килеп кушыла. Наталья Романова административ-хуҗалык бүлегенә җыештыручы булып эшкә килгән, әле дә эшләвен дәвам итә. Стажы 32 ел. Бүген эшләүчеләрнең ул иң өлкәне.

Кисү машиналарында машинист булып эшләүче бертуган энесе Николай Белоглазовның хатыны Марина Белоглазова 1991 елдан бирле эшли, ул иң зур цехта участок мастеры. Эше дизайнерлык белән дә бәйле, үзенчәлекле китап тышлыклары һәм башка төрле иҗади әйберләр ясау белән шөгыльләнәләр. Аларның уллары Виктор 2005 елда армиядән кайткач шушы предприятиегә машинист булып килеп урнаша.

«Ирем белән урамда таныштык та, бер үк җирдә эшлибез булып чыкты. Безгә предприятиедә тотрыклы хезмәт хакы, уңайлы эш шартлары ошый. Бер оешмада эшләсәк тә, бер-беребез белән очрашмыйбыз да диярлек, чөнки төрле сменаларда эшлибез. Улымны бөтенләй сирәк күрәм. Эштәге хәлләрне өйдә сөйләшмәскә тырышабыз», — диде Марина Белоглазова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Наталья Романованың улы һәм килене Татьяна Романова да монда эшли. Татьяна 12 ел газета цехында печатник вазифасында. Һөнәре кул хезмәте белән бәйле. «Вакыт булганда, бик ашыгыч әйтәсе сүз булганда, очрашып була, бергә эшләүнең шунысы уңайлы инде», — ди ул. Уллары әлегә автотехникумда белем ала, династияне дәвам итәрме-юкмы — билгесез.

«Әлеге династиядән җиде кеше эшли. Безнең аларга карата хөрмәттән башка сүзләр юк, кимчелекләре юк, бик тырышып эшлиләр. Гаиләләрне хөрмәтләүне традициягә әйләндерергә җыенабыз», — диде «Татмедиа» АҖ «Идел-Пресс» полиграфия комплексының генераль директоры Әнәс Әскәров.

Аның сүзләренчә, оешмада әле тагын өч династия бар. Иң зур стажлысы — Белоглазов-Романовлар. «Алар барысы да тырышып эшлиләр, Сударевлар династиясендә предприятиегә нигез салынган көненнән эшләгән кешеләр бар. Алар инде 2000 еллар башында бакыйлыкка күчкән, хәзер аларның балалары, оныклары биредә эшли», — диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International