Җиңү көнендә салютны турыдан-туры трансляцияләгән региональ каналлар арасында ТНВ беренче урынны алган. Бу хакты Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе хәбәр итте.
Экспертлар, 84 телеканалны анализлап, аудитория рейтингының моңа кадәр булмаганча артуын билгеләп үтте. ТНВ аудиториясе 666 процентка арткан булып чыкты!
Икенче урынга – Воронежның «ТВ Губерния» телеканалы, өченче урынга «Санкт-Петербург» телеканалы лаек булды.
Казанда Җиңү салюты 9 май көнне 21 сәгать 50 минутта булды. Хакимият органнары халыкка салютны урамнарга чыгып түгел, ТНВ телеканалы аша карарга тәкъдим итте.