«Россия регионнары яңалыклары» поратлы эшли башлады

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Россия яңалыклары» ИМА һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе тарафыннан региональ яңалыклар агентлыгы  —  «России регионнары яңалыклары» региональ яңалыклар агентлыгы барлыкка килде.

Порталда  «2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең региональ үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указында күрсәтелгән дәүләт программаларын Россия регионнарында барлык тармакларда гамәлгә ашыру турында халыкка мәгълүмат биреләчәк.

Түләүсез ресурста региональ һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнарының, учреждениеләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәяләр кую стратегиясен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын,  торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгатьне һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, авыл хуҗалыгы сәнәгате, торак-коммуналь хуҗалык системаларын камилләштерү, экологик иминлек һәм Россия халкын социаль яклау өлкәсендәге чаралары хакында мәгълүмат урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International