Татарстанда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган фотолар тупланган китап дөнья күрде

2020 елның 8 мае, җомга

«Победа — одна на всех»  басмасының авторы – фоторәсссам Фәрит Гобәев.

Фотограф әлеге китапка Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт иткән 150 кеше портретын туплаган. Сугыш каһарманнары уртаклашкан  кызыклы вакыйгалар, фотога төшү вакыйгалары, шулай ук билгесез бер фотосурәт язмышы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материалында бәян ителә.

Танылган фоторәссам Фәрит Гобәев «Логос» нәшрияты белән берлектә 150 ветеранның фоторәсеме урнаштырылган китап бастырып чыгарды. Хәзерге вакытта басма 200 нөсхәдә басылып чыкты, алар китапта фотолары урнаштырылган ветераннарга җибәреләчәк. Каһарман вафат булган очракта, китап аның  туганнарына тапшырылачак.

 «Мин биш ел дәвамында фотога төшергән ветераннарның сурәтләрен, ниһаять, бергә тупларга җай чыкты. Мин аларның һәрберсен таныйм, алар миңа үз туганнарымдай якын», – ди Гобәев.

Фоторәссам әлеге проектны биш ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында башлап җибәрә. Татарстанның 45 районын йөреп чыгып, ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен фотога төшерә. Рәсем геройларының психологиясен һәм кичерешләрен ассызыклау максатыннан, барлык фотолар да өй шартларында төшерелгән һәм аклы-каралы форматта ясалган. Фотоларның тагын бер үзенчәлеге – ветераннарның бары тик туган еллары гына күрсәтелгән. «Минем өчен алар барысы да исәннәр: фоторәсемнәрдә, китапларда һәм хәтердә», – ди фотограф.

Китапның беренче нөсхәсен 100 яшьлек юбилее уңаеннан,  Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов котлавы белән бергә, Хаҗиәхмәт Әлмиевка автор үзе тапшырган. Республиканың яшьтәше булган фронтовик Байлар Сабасында гомер итә. Аның фронтта күргәннәре һәм тыныч тормыштагы хезмәтләре китапта  үз урынын алган.

Китап басманың калган геройларына 9 майга кадәр  тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» галереясында  Фәрит Гобәевның  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  «Победа одна на всех» фотокүргәзмәсен оештырды, анда егермегә якын фоторәсем куелган. Фотокүргәзмә, шулай ук, онлайн-форматта  «Татмедиа» сайтларында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International