"Фокуста-балачак" конкурсы башланды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды Россия Журналистлар берлеге, "Милли өстенлекләр" коммерцияле булмаган автоном оешмасы, ЮНПРЕСС иҗат берләшмәсе һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның мәгълүмати ярдәме белән журналист эшләренең "Фокуста - балачак" XI Бөтенроссия конкурсын уздыра.

“Фокуста – балачак” XI журналист эшләре конкурсының исеме үк бәйгенең асылын тулысынча ачып бирә: массакүләм мәгълүмат чараларының игътибары балалар һәм гаилә иминлеге проблемаларына, закон белән каршылыкка кергән ятим балаларның, үсешендә үзенчәлекләр булган балаларның һәм яшүсмерләрнең язмышына юнәлтелә.  Ел саен уздырыла торган әлеге конкурска илнең 70 регионыннан 700 дән артык гариза килә.

Конкурсның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын балалар һәм гаилә иминлеге проблемаларын чишүгә җәлеп итү, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бу мәсьәләләрне яктыртуның гамәлдәге стереотипларын үзгәртү. Бу чара гаилә, бала, җаваплы ата-ана кыйммәтләрен пропагандалау буенча илкүләм мәгълүмат кампаниясе кысаларында үткәрелә (Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган гавами чаралар планының 1 пункты), ул "Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру барышында дәүләттә һәм җәмгыятьтә  кылына торган гамәлләргә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс 2020 елның ноябренә кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә узачак. 

Төп номинацияләр:

  •  “Күпбалалы Россия” – гаиләнең, шул исәптән күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең роленә, гаилә традицияләрен ныгытуга, гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итүнең уңышлы тәҗрибәләренә, ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең әлеге балаларның ияләшү һәм җәмгыятькә җайлашу кыенлыкларын узган уңышлы тәҗрибәсенә багышланган материаллар.
  •   “Чиксез мөмкинлекләр юлында” – үсешендә һәм сәламәтлегендә үзенчәлекләр булган балаларның уңышлы социаль адаптациясе, шулай ук мондый балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфатын яхшырту тәҗрибәсе турында материаллар.
  •   “Хаталар өстендә эш”  – авыр холыклы балаларны һәм яшүсмерләрне, закон белән каршылыкка кергән балигъ булмаганнарны җәмгыятькә җайлаштыру; килештерү (медиация) хезмәтләренең эше, закон белән каршылыкта булган яшүсмерләргә остазлык итү, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалауга юнәлдерелгән ихтыярый башлангычлар турында материаллар.
  • “Үсеш юлында” – керемнәре түбән булган гаиләләргә үз-үзләрен тәэмин итү дәрәҗәсенә җиткезү максатларында ярдәм итүне (шул исәптән социаль контракт төзү белән) яктыртучы материаллар; аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре турында материаллар; баласы туганнан соң уңышка ирешкән, үз бизнесын оештырган яки коммерциячел булмаган оешма төзегән ата-аналар турында материаллар.

Махсус номинацияләр:

  • “Мин – тудыручы” – җаваплы ата-аналарга һәм балалар белән рәхимсез мөгамәләдән баш тартуга багышланган материаллар; ата-аналарга төрле яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча киңәшләр һәм лайфхаклар; ата-аналар һәм балалар очраша торган психологик проблемалар; балалар һәм ата-аналар арасында үзара аңлашулы мөнәсәбәтләр булдырырга, низагларны баланың психикасына зыян китерә торган кычкыруларсыз һәм җәзасыз гына хәл итәргә ярдәм итүче материаллар.
  •  “10 ел ышаныч" – балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен гомумроссия балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122) эшенә һәм аның актуаль проблемаларны хәл итүгә керткән өлешенә багышланган материаллар: балалар һәм ата-аналар арасындагы конфликтлар, яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары, буллинг һәм кибербуллинг һ. б. 2020 елда балалар өчен ышаныч телефоны эшли башлауга 10 ел тула.
  •  “Искиткеч гаиләләр тормышы” – “Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсын 2019 һәм 2020 елларда  төбәкләрдә һәм федераль этапта үткәрүне яктырта торган материаллар. Конкурста катнашучы гаиләләр һәм җиңүчеләр турында материаллар.

Конкурста 2019 елның 1 октябреннән 2020 елның 1 октябренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында (матбугат басмалары, интернет-ММЧ, теле - һәм радиокомпанияләр) материаллары дөнья күргән авторлар, шулай ук 13-17 яшьлек журналистлар һәм блогерлар – 3000 артыграк абүнәчеләре булган тематик YouTube канал, Instagram-блок авторлары катнаша ала.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча Коммуникацияләр департаменты фондына (kcj_fond@mail.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чара турында тулырак мәгълүматны Авыр хәлдә калган Балаларга ярдәм итү фонды сайтындабелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International