ТНВ өлкәннәр өчен яңа медиапроект эшли башлы

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Коронавирус таралу куркынычы һәм өлкәннәрнең бу вируска күбрәк дучар булуы сәбәпле, «Яңа Гасыр» телеканалы 30 марттан «ТНВ – өлкәннәр өчен» сәхифәсен башлап җибәрә.

Көн саен 11:00 сәгатьтән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында сез яраткан фильмнар, спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә бергә булыйк, күңелне төшермик, өйдә булган вакытны кызыклы уздырыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International