Татарстанда иң яхшы архивка конкурс игълан ителә

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы булган иң яхшы коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы булган иң яхшы коммерциячел оешма архивы» номинацияләрендә конкурс игълан ителә.

 

Конкурсны оештыручы – Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты.

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы булып торучы коммерциячел булмаган оешмаларда һәм гавами хакимият органнарында эшләүче архивларның алдынгы тәҗрибәсе, эш нәтиҗәсе белән уртаклашу, Россия Федерациясе архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауның, исәптә тотуның, туплауның һәм алардан файдалануның, күргәзмә эшчәнлеген оештыруның, архив эшен үстерүнең алдынгы технологияләрен стимуллаштыру.

Конкурста  дәүләт (муниципаль) оешмалары һәм коммерциячел оешмалар катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат  Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International