Каралы-аклы фотографияләр экспозициясе пациентлар сәламәтлеге өчен өстәмә уңай нәтиҗә бирәчәк, дип саный табиблар.
Республика клиник хастаханәсенең төп корпусында Солтан Исхаковның күргәзмәсе ачылды. Ул – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Рәссамнар берлеге һәм Татарстан Фотографлар берлеге әгъзасы.
Төрле еллардагы каралы-аклы фотосурәтләрдән торган «Он и она» («Ир-ат һәм Хатын-кыз») проекты, табиблар ышануынча, классик медицина процедуралары белән беррәттән, арт-терапия булып, пациентларны савыктыру өчен өстәмә стимул булачак.
«Мин моны кирәк әйбер дип саныйм, чөнки медицина авырулар белән эш итә, пациент кыенлыклар кичерә, ә бу фотосурәтләр аның тормышын бизи. Мин Солтан Нурислам улын бик күп еллардан бирле беләм. Күргәзмәдә ир-ат һәм хатын-кыз яшьлектән башлап картлыкка кадәр төрле ракурсларда күрсәтелгән, бу – искиткеч!» – ди экспозициядән алган тәэсирләрен күз яшьләре аша уртаклашып, Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы Рәисә Гуслякова.
Күргәзмә Республика клиник хастаханәсе төп корпусының төп коридорларының берсендә урнаштырылды, аның аша тәүлек буена бик күп пациентлар һәм авырулар янына килүчеләр уза, дип ассызыклады медучреждение баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. Шуңа күрә Солтан Исхаковның тирән кичерешләргә һәм хисләргә бай булган әсәрләре белән күп кеше таныша ала. Медперсонал күзәтүе буенча (ә күргәзмә инде берничә көн рәсми рәвештә эшли), күпләр фотосурәтләрне карап кына калмый, аларга якынрак килә, фотога төшерә.
«Быел ТАССРның 100 еллыгы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгы. Бу даталарга бәйле рәвештә без фотокүргәзмәләр сериясен ачарга булдык. Солтан абый безнең иң талантлы фотожурналистларыбызның берсе. Ә фотожурналистика – бик көчле һәм кызыклы юнәлеш, шуңа күрә без халыкка бу эшләрне күрсәтергә булдык. Республика клиник хастаханәсе – безнең регионның иң эре хастаханәсе, һәм бу чараның нәкъ шунда оештырылуы безнең өчен зур дәрәҗә. Безнең фоторәсемнәребез сезнең пациентларның тормышын бераз бизәр, барыбыз өчен дә файдалы булыр дип өметләнәм», — диде, күргәзмәне ачып, «Татмедиа» АҖ генераль директоры һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков.
Фотографияләр авторы Солтан Исхаковка Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рәхмәт хаты тапшырды, барлык пациентлар һәм хастаханәгә килүчеләр исеменнән рәхмәт белдерде һәм «Татмедиа» командасына сәламәтлек теләде.
«Кешеләр сезнең тормышның төрле мизгелләрен, Кешенең ярдәмгә мохтаҗ икәнен тоеп, тотып ала белүегезгә сокланып, гаҗәпләнеп карый, бу хисләр-кичерешләр барысы да фоторәсемнәрдә чагыла. «Татмедиа» табиблар белән аралашу юлларын табарга тырыша, ә без пациентларның сәламәтлеге табибларга гына түгел, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны чолгап алган мохиткә дә бәйле икәнен аңлыйбыз. Без үз миссиябезне үтәргә тырышабыз, ул — без мохтаҗ булган һәр пациент турында кайгырту»,– дип ассызыклады Рафаэль Шәвәлиев.
Фоторәссам үзе әйтүенчә, күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсемнәр төрле елларда ясалган һәм әле күптән түгел генә бер тематик проектка берләштерелгән. Берләштерү идеясе соңрак барлыкка килгән һәм фоторәсемнәр беренче тапкыр узган елның көзендә «Татмедиа» бинасында узган күргәзмәдә куелган.
«Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре тормышта бик мөһим һәм төп көч. Бу хисләрне объектив аша җиткерә алуыма мин бик шат», – дип, Солтан Исхаков үз хисләрен белдерде.
Пациентларга галереяне Республика клиник хастаханәсендә үткәрү тәкъдиме ошады.
«Авырып яту күңелсез, еш кына нәрсә белән шөгыльләнергә дә юк. Күргәзмә күңелне ачып җибәрү, әлеге фоторәсемнәрне карап, кәефне күтәрү өчен әйбәт мөмкинлек. Нигездә, мондагы пациентлар – өлкән яшьтәге кешеләр, фотосурәтләрдә дә шундыйлар күп, алар, бәлки, күргәзмәне карап, үз тормышларындагы күңелле мизгелләрне искә төшерерләр», — дип бәяләде клиника пациенты Элина Авхадиева.
Киләчәктә РКХ һәм «Татмедиа» әлеге арт-терапия проектын дәвам итәргә ниятли.