Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- "Республика басмаларында иң яхшы язма"
- "Муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма"
- "Иң яхшы телепроект"
- "Иң яхшы радиопроект"
- "Иң яхшы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге сайты"
Конкурста катнашу өчен гариза ирекле формада языла, гаризага өстәп номинациянең исеме, катнашучы турында мәгълүмат (ФИАт ис., элемтә өчен телефон, электрон почта адресы), редакция турында мәгълүмат (адрес, элемтә өчен телефон, электрон почта адресы), эшләрнең саны, эшләрнең исемлеге (мәкаләнең исеме, аңа сылтама) тапшырыла. Гаризалар 2020 елның 10 мартына кадәр Albert.Karpov@tatar.ru. адресы буенча электрон почтага кабул ителә.
Җиңүчеләр акчалата премияләр, мактау дипломнары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Әлеге республика конкурсы турында массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат урнаштыруыгызны сорыйм.
Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының матбугат хезмәтеннән алырга мөмкин (тел.): 293-61-21).