Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынучы төбәкләр унлыгына керде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы илкүләм проектлар контекстында гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган төбәкләр унлыгына керде. Бу хакта «Медиалогия» тикшеренүендә хәбәр ителә.

Шул ук вакытта, «Демография», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» кебек илкүләм проектлар аеруча киң яктыртылган. Аларның һәркайсы буенча хәбәрләр саны 24,5 меңнән артып киткән. Шулай ук «Мәгариф» (17,6 меңгә якын хәбәр), «Сәламәтлек саклау» (17 мең тирәсе) илкүләм проектлары да киң яктыртылган.

Төбәкләр арасында Мәскәү (9 мең хәбәрдә телгә алынган) рейтингның иң югары баскычында урнашкан. Унлыкка шулай ук Санкт-Петербург шәһәре, Түбән Новгород, Тверь, Свердловск, Мәскәү, Самара өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Краснодар крае кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International