Республика парламенты бинасында «Татмедиа» җәмгыятенең ел саен үткәрелә торган «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе уза. Чараны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хуплады һәм социаль учреждениеләр өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерде.
«Бүген парламентта газета-журналларга язылу оештырылды, аны почта хезмәткәрләре һәм республика басмалары вәкилләре үткәрә. Әлеге акциягә актив ярдәм итүегезне сорыйм», - дип хәбәр итте яңа чакырылыш парламентының бишенче утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Утырыш башланганчы ук акциягә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Марат Әхмәтов, депутатлар Елена Кузьмичева, Камил Нугаев, Альберт Хәбибуллин, Леонид Якунин һәм башка парламентарийлар, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да кушылды.
Акциядә теләге булган барлык кешеләр дә катнаша ала. Моның өчен «Татмедиа» җәмгыятенең теләсә кайсы басмасына бүләккә язылу рәсмиләштерергә кирәк. Проектка Татарстанның күренекле дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре ел саен кушыла.