Айдар Сәлимгәрәев: Китап ул - милли рухыбызның нигезе

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Китап ул - милли рухыбызның нигезе. "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында шулай дип белдерде.

"Зур бәйрәм белән тәбриклим. Шатланырлык сәбәпләребез бар, нәшриятка 100 ел. Татарстанда татар телендә беренче китаплар чыгаручылар өчен һич оят түгел, бу елларда нәшрият гел үсеш кичерде. Алдагы 100 еллыкка зур өметләр белән керәбез", - диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул китапның электрон гына түгел, кәгазь форматы да үз урынын алып торуын ассызыклады. "Россиядә лидер булдык. Күп укыйбыз, моны саклап кала белдек", - диде.

Тармак алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International