Айдар Сәлимгәрәев: бердәмлек һәм татулык – татарстанлылар өчен аеруча кадерле сүзләр

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Казанда «Татмедиа» республика агентлыгы һәм «Мир» ТРК тарафыннан оештырылган «Танцемания» концерты булып узды.

Казанда Халыклар бердәмлеге көнен «Танцемания» программасы белән билгеләп үттеләр. Казанлыларны һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунакларын Россия эстрадасы йолдызлары Burito, «Винтаж» һәм DJ Groove, шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Мир» ТРК рәисе урынбасары Владимир Казарезов котлады.

«Мин сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Татарстанлылар өчен бердәмлек һәм татулык –  аеруча кадерле сүзләр, республикабызда күптөрле милләтләр яши һәм алар барысы да үзара дус һәм тату», — дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

2019 елның сентябрендә «МИР» ТРК һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы арасында хезмәттәшлек  итү турында килешү имзаланган иде. Республика агентлыгы җитәкчесе коллегаларына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киләчәктә дә уртак эшләргә өметләнүен яшермәде.

«Без Татарстан Республикасы белән «Мир» ТРК  арасындагы хезмәттәшлекнең ничек нәтиҗәле булуын күрәбез. Алар халкыбызның гореф-гадәтләре турында бик күп тапшырулар күрсәтә. Без коллегаларыбызга игътибар биргәннәре, аңлаганнары һәм үзара ярдәмләшеп эшләгәннәре өчен бик рәхмәтле», – диде Сәлимгәрәев.

Владимир Казарезов «Танцемания»не нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә оештыруның символикасын ассызыклады.

«Без «Татмедиа» белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез, хезмәттәшлегебез күпкырлы һәм  аңа һәрвакыт яңалыклар өстәлеп тора. Бүген –  Халыклар бердәмлеге көнендә безнең бергә булуыбыз бу фактны тагын бер кат раслый», — дип өстәде «Мир» ТРК рәисе урынбасары.

«Танцемания»  концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Бәйрәм кунаклары алдында Burito, «Винтаж» музыкаль коллективлары һәм DJ Groove чыгыш ясады. Бәйрәм программасы кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик викторина, бүләкләр тапшыру оештырылды.  Дүрт палубалы теплоходта  Идел буйлап сәяхәт төп бүләк булды.

«МИР» радиосыннан «Танцемания» концерты «Мир» дәүләтара телерадиокомпаниясе тарафыннан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International