"АРТ-галерея. Казан" күргәзмәсендә журналистлар өчен оешытырылган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Конкурсны «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгы оештырды.
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Россиякүләм фотоконкурсы «2014 —
2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә
ашыру» программасы кысаларында үткәрелә. Быел конкурска Россиянең 32
төбәгеннән «Иң яхшы фото», «Портрет», «Фотографияләр сериясе»
номинацияләре буенча 721 эш килде.
Премия фонды 225 000 сум тәшкил итте.
Конкурста катнашучы төбәкләр: Татарстан Республикасы, Башкортстан
Республикасы, Марий Эл, Кырым Республикасы, Удмуртия Республикасы,
Хакасия Республикасы, Адыгея Республикасы, Төньяк Осетия-Алания
Республикасы, Бурятия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Ленинград өлкәсе,
Оренбург өлкәсе, Мурманск өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Новосибирск өлкәсе,
Владимир өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Калининград өлкәсе, Калуга өлкәсе, Томск
өлкәсе, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе Самара өлкәсе, Байкал
аръягы крае, Ставрополь крае, Пермь крае, Краснодар крае, Красноярск крае,
Хабаровск крае, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Ямал-Ненец автоном
округы.

«Иң яхшы фото» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын-Дилмөхәммәтов Эдуард Альберт улы (Уфа шәһәре, Башкортстан
Республикасы), «Алга!» фотосы;
2 урын – Кулешов Евгений Викторович (Казан, Татарстан Республикасы), «Рус
өчлеге бәйрәме» фотосы;
3 урын-Тамбулов Григорий Ананиевич (Мәскәү), «Йола. Сабантуйга бүләкләр
җыю» фотосы.
"Портрет" номинациясендә җиңүчеләр»:
1 урын – Кулешов Евгений Викторович (Казан), «Көчне һәм батырлыкны күрсәтик»
фотосы;
2 урын-Смольников Андрей Петрович (Ставрополь шәһәре), «Тагын бер көн узды»
фотосы.
3 урын – Вольвач Наталья Николаевна (Миасс шәһәре, Чиләбе өлкәсе), «Арсений-
болан үрчетүченең улы» фотосы.
«Фотографияләр сериясе» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын-Моргунов Денис Валерьевич (Төмән шәһәре) «Сибирская масленица»
сериясе өчен;
2 урын-Зыятдинов Фәрит Бәдретдин улы (Казан) «Донской гаскәре бәйрәме»
сериясе өчен;
3 урын-Добровольская Анастасия Сергеевна (Төмән шәһәре) «Яһүд бәйрәмнәре»
сериясе өчен.
30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узачак күргәзмәдә россиякүләм фотоконкурста
җиңүчеләрнең эшләрен күрергә мөмкин булачак.
Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен журналистларның республика
конкурсы «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм
Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»
дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Интернет –
массакүләм мәгълүмат чараларының шул исәптән татар телле чараларның
һөнәри үсешенә ярдәм итү, иң актив Интернет массакүләм мәгълүмат чараларны
ачыклау һәм бүләкләү максатында оештырылды.
2019 елда төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннан түбәндәге өч номинация
буенча 43 заявка килде: «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында
республика яңалыкларын иң яхшы яктырткан өчен», «Район яңалыкларын
Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен»,
«Социаль челтәрләрдәге иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты
өчен». Премия фонды 140 000 сум тәшкил итте.
Бәйге җиңүчеләре:
Республика яңалыкларын Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң
яхшы яктырту өчен» номинациясе - «Enter» Интернет-журналы;
«Район яңалыкларын Интернет - массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы
яктырткан өчен» номинациясе - «Челнинские известия» газетасы;
«Социаль челтәрләрдә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты өчен»
номинациясе - «Республика Татарстан» газетасы.
«Социаль челтәрләрдә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты өчен»
номинациясе - «Ялкын» журналы.
«Социаль челтәрләрдә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты өчен»
номинациясе - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мамадыш-информ».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International