Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелде. Конкурсның төп максаты – социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү.
Җиңүчеләр итеп түбәндәгеләр танылды:
«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә
1 урын – «Түбән Кама-информ» «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» («НТР»)
2 урын – Газизова Ләйсән Глүс кызы «Актаныш-информ» «Актаныш-ТВ»телерадиокомпаниясе
3 урын – «Луч» телекомпаниясе» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре)
«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә
2 урын – Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы («Яңа гасыр» ТРК АҖ «Болгар радиосы»)
3 урын – Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы («Актаныш» радиосы)
«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясендә
1 урын – Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы ( «Ватаным Татарстан» газетасы)
2 урын – Гарифуллина Дилбәр Газил кызы ( «Шәһри Казан» газетасы)
3 урын ике катнашучыга бирелде: Нигъмәтҗанов Фәнил Нәҗип улына («Теләче-информ» «Теләче» газетасы) һәм «Знамя труда» газетасына (Әлмәт шәһәре)
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясендә
1 урын – Якушева Фәридә Заһит кызы («Республика Татарстан»газетасы)
2 урын – «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы (Казан шәһәре)
3 урын – «Хезмәт даны» район газетасы (Кукмара)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!