Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм “Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә.
Конкурсның максатлары:
– сатып алулар өлкәсендә контракт системасының эшләве, сатып алулар өлкәсенең ачык һәм үтәкүренмәле булуы турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттыру;
Конкурста катнашу өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр дөнья күргән, конкурс шартларына туры килә торган эшләр кабул ителә.
Конкурс эшләре 2019 елның 15 ноябренә кадәр (15 ноябрьне дә кертеп) 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Сораулар белән “Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 86 йорт, кабул итү бүлмәсе, e-mail: crz.rt@tatar.ru, тел. (843) 212-28-24. Җаваплы зат: Федорова Юлия Сергеевна.