«Татмедиа»да өч конкурста җиңгән журналистларны бүләкләделәр

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, экстремизмга каршы тематиканы һәм патриотик тәрбияне иң яхшы яктыртуга багышланган өч республика конкурсында җиңгән журналистларны бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасы «Татмедиа» АҖ бинасында узды. Анда ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Ирина Нижельская булды.

Тантанада шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары һәм Ассамблея Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм аның урынбасары Илдар Миргалимов катнашты.

Экстремизмга каршы тематиканы иң яхшы яктырткан «Иң яхшы телесюжет (телетапшыру) һәм радиосюжет (радиотапшыру)» номинациясендә «Татарстан» ДТРК журналисты Инна Данилова беренче урынны яулады. Икенче урында – «Татмедиа» АҖ филиалы - «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге корреспонденты Ләйсән Газизова, өченче урында - «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ.

Басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Татмедиа» АҖ филиалы – «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны «Нократ» газетасы бүлеге мөхәррире Алсу Спиридонова («Татмедиа» АҖ филиалы), «Минзәлә» газетасы («Татмедиа»АҖ филиалы) корреспонденты Илшат Вәгыйзов алды.

«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә экстремизм тематикасы буенча иң яхшы мәкалә» номинациясендә исә KazanFirst порталы корреспонденты Илнур Ярхамов җиңүче булды. Икенче урынны «Татмедиа» АҖ филиалы - «Татар – информ» МА криминал һәм һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова алды. Өченче урынны «Хозур» нәшрият йорты чыгара торган Islam today электрон газетасы алды.

«Иң яхшы телесюжет (телетапшыру) яки радиосюжет (радиотапшыру)» номинациясендә этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырту конкурсында беренче урын «Татарстан» ДТРК нең «Татарстан радиосы»на бирелде. Икенче урынны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең» «7 дней» программасы корреспонденты Илзирә Юзаева алды, ә өченче урын «Болгар радиосы»ның алып баручысы Фаил Гыймадовка бирелде.

Басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырткан өчен беренче урын «Татмедиа» АҖ филиалы - «Казан» журналы редакциясенә, икенче урын «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә бирелде. Өченче урынны «Татмедиа» АҖ филиаллары «Волжские зори» газетасы һәм «Туган як» («Түбән Кама-информ») газетасы редакциясе бүлеште.

«Интернет-ММЧда, социаль челтәрләрдә этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча иң яхшы мәкалә» номинациясендә «Хозур» нәшрият йорты чыгара торган Islam today электрон газетасы җиңде. Икенче урынны «Татмедиа» АҖ филиалы - «Зәй – информ» корреспонденты Ксения Миронова алды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктырткан өчен «Россия патриоты» республика конкурсында «Хезмәт даны» газетасы редакциясе җиңүче булып танылды. Икенче урынны «Әлмәт ТВ» телекомпаниясе яулады.

Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына 60 гариза һәм 680 эш (узган ел 59 гариза һәм 595 эш) тапшырылган. Ә экстремизмга каршы тематиканы яктырту буенча конкурска 33 гариза һәм 289 эш (узган ел 24 гариза һәм 210 эш) бирелгән. «Россия патриоты» конкурсына 29 гариза һәм 527 эш тапшырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International