Айрат Зарипов Телерадиотапшырулар федераль бәйгесенең комиссия вәкиле булды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле булачак. Бу карар Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителде.

«Россия субъектлары чикләрендә конкурс үткәрелгән очракта, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясе турындагы нигезләмә нигезендә, әлеге комиссиянең төбәк өлеше составына әлеге орган карары белән билгеләнә торган Россия субъекты Закон чыгару органы вәкиле керергә тиеш», – дип сөйләде Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Депутатлар тавыш бирү нәтиҗәсендә Айрат Зарипов Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле итеп билгеләнде.

«Ул бу өлкәдә яңа кеше түгел, эшне белә», – диде парламент башлыгы. Шулай ук депутат Римма Ратниковага «Татарстанны күп еллар рәсми тәкъдим иткән һәм республика мәнфәгатьләрен яклаган өчен» рәхмәт белдерде.

Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенең бурычлары – илнең бердәм мәгълүмати киңлеген саклауны һәм Россиядә телерадиотапшырулар үсеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International