«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2019 елның II кварталында Татарстан массакүләм-матбугат чаралары медиарейтингында лидер булды. Бу хакта рейтингны төзегән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
Агентлыкның искә алу индексы 326,20. Рейтингта Business-gazeta.ru һәм Realnoevremya.ru интернет-ресурслары икенче һәм өченче урыннарны алды.
«Татар-информ» соңгы елларда традицион рәвештә республика медиарейтингының югары баскычларында тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмат агентлыгы Татарстанның иң күп искә алына торган массакүләм-матбугат чарасы дип танылды.
«Рейтинг «Медиалогия» системасының массакүләм-мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Анда иң дәрәҗәле 52 меңнән артык чыганак: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет мәгълүмат чаралары керә. Рейтинг төзегәндә яңалык агрегаторлары исәпкә алынмады», - дип хәбәр итте «Медиалогия» компаниясе.