4 сентябрь көнне Мәскәүдә халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан китап нәшрияты стенды куелачак. Анда 300дән артык исемдә китап тәкъдим ителә. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күргәзмә "ВДНХ" комплексының 75 нче павильонында үтә. Татарстан китап нәшриятына "А" залының Q-11 урыны билгеләнгән.
Ярминкәгә килүчеләр татар һәм рус телләрендә матур әдәбият, балалар әдәбияты, сүзлекләр, белешмәләр, сувенир һәм бүләккә дигән басмалар белән таныша ала. Кунакларны шулай ук танылган авторлар белән очрашулар, автограф-сессияләр, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә, диелә хәбәрдә.
Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе - Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң зур һәм бай тарихлы китап форумы. Россия халкы, кунаклар, гомумән китап сөючеләр өчен дәрәҗәле, мәртәбәле мәдәни чара һәм мөһим социаль проект.