«Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Татмедиа»ның беренче катында Казан фотографы Михаил Захаровның «Мин эшче булыр идем» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа гына узган WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган.

Чемпионат 22-27 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узды. Ярышларда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1,3 меңнән артык катнашучы булды.

Россия җыелма командасы WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында 22 медаль яулады. Россия медаль зачетында икенче урынны алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International