"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Дәүләт бүләген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Әлеге бүләккә, шулай ук, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлыгы пресс-атташесы Эрик Хәйруллин лаек булды.