Татарстанда яшь комбайнчылар арасында телевизион бәйге башланды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән 11нче республика телевизион бәйгесе башланды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру», - диелә хәбәрдә.

Конкурс кысаларында, яшь комбайнчыларның 2019 елгы уракта ничек эшләве хакында сюжетлар телевидениедә  күрсәтеләчәк.

Бәйгегә нәтиҗәне республика Уңыш бәйрәме алдыннан ясаячаклар. 

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда быелгы урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ТР Президенты призына конкурсигълан ителүе хакында хәбәр иткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International