Татарстан китап нәшрияты: Безнең җиде китапны студентлар әзерләде

2019 елның 19 июле, җомга

Дизайнерлар-студентлар Татар китап нәшриятының җиде китабын рәсмиләштергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

«Вакыт тенденцияләреннән чыгып, без Казан федераль университеты белән берлектә сәнгать остаханәсе оештырдык. Ул ел дәвамында эшли инде. Бүгенге көндә җиде китап студентлар куллары белән бизәлгән. Бу яңа буын да, яңа фикерләү дә, яңа караш та», — диде Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренчә, студентлар тарафыннан Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» китабы профессиональ дәрәҗәдә иллюстрацияләнгән.

«Нигездә, без балалар өчен китапларның сәнгати бизәлешенә җитди карыйбыз, өлкән буын текстка, китапның эчтәлегенә карап кабул итә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы базасында оештырылган Казан федераль университеты һәм «Таткнигоиздат»ның уртак сәнгать остаханәсе нәшриятка балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә китаплар әзерләргә ярдәм итә, дип йомгаклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International