«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова «Тынычлык розасы» алтын медале белән бүләкләнде. 6 июльдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Баш мөхәррир әлеге халыкара бүләккә «БМО-ЮНЕСКОның зур халыкара проектларын гамәлгә ашыруда, шулай ук тынычлык, толерантлык, этноконфессиональ килешү һәм цивилизацияләр диалогы мәдәни кыйммәтләрен раслауда актив катнашуы өчен» лаек булды.
Венера Якуповага күпьеллык хезмәте өчен «Тынычлык розасы» алтын медален Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, академик Энгель Таһиров тапшырды. Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный Венера Абдулла кызына «Россия Журналистлар берлегенә 100 ел» медален бүләк итте.